+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 июль 2019, 11:29

Яшьлек - күңелдәге бер халәт

Яшьләр көне ул һәрвакытта да күңелле, шәп үтүче матур бәйрәм. Ул яшь күңелле, оптимист кешеләрнең бәйрәме. Бу бәйрәмнән безнең район да читтә калмады.

Бу чара күп төрле уеннар, күңел ачулар, спорт ярышлары, концерт номерлары, яшьләр өчен дискотека, ачык буяулар уен -шоу белән үрелеп барды. Яшьләр көне "Миякә" спорт-савыктыру комплексының урамдагы спорт мәйданында, стадионда, Миякә балык компаниясе территориясендә үткәрелгән спорт ярышларыннан башланып китте. Яшьләр командалары мини-футбол, пляж волейболы һәм стритбол дисциплиналарында ярышты. Төштән соң балалар өчен "Мульти-пульти иленә сәяхәт" күңел ачу чарасы старт алды.

Бәйрәм бик уңышлы үтте.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: