+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 июль 2019, 09:57

Екатеринбургта Путинга нәрсә булган?

Шушы көннәрдә Владимир Путин, Екатеринбург шәһәрендә Урал Федераль университеты студентлары белән очрашты.

Очрашу барышында бер студент кыз артык дулкынланудан һушын югалта башлый. Аны залдан чыгарып, беренче ярдәм күрсәтәләр. Кайбер басма матбугат, беренчеләрдән булып "Коммерсант" гәзите, студент кыз, Президент кортежына ташланды, дип ялган хәбәр тараттылар. Владимир Путин, киресенчә, үзе кортежын туктатып, шәһәр халкы белән күрешеп аралашты, дип белдерде Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: