+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 июль 2019, 09:23

Яшәргә яраксыз тораклар кимиячәк

Русиянең Торак-коммуналь хуҗалык фонды 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган торактан гражданнарны күчерү өчен Башкортстан Республикасының финанс ярдәме күрсәтү турындагы гаризасын хуплады.

Бу ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнде.

Башкортстан әлеге фондтан 282,42 миллион сум алачак. Берлектә финанслау тәртибендә төбәк 63,4 миллион сум өстәячәк. Әлеге сумма республиканың 10 муниципаль берәмлегендәге яшәргә яраксыз 206 торагыннан 666 кешене күчерүгә юнәлтеләчәк.

Әйткәндәй, Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында барлыгы 2500дән артык кеше яшәргә яраксыз торактан күчереләчәк.

Шулай ук, республикада 2019-24 елларда халыкны яшәргә яраксыз торактан күчерү буенча адреслы программа расланган. Аның кысаларында мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир биреләчәк.

Программаны финанслауның гомум күләме 1649,22 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән, Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды чаралары -1346,87 миллион сум, республика бюджетыннан - 27,48, муниципаль берәмлекләр бюджетлары акчалары - 247,87 миллион сум.

2008-16 елларда республикада халыкны яшәргә яраксыз торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру өчен Фонд 9,17 миллиард сум акча бүлгән. Берлектә финанслау тәртибендә төбәк 10,04 миллиард сум өстәгән. Бу акчалар яшәргә яраксыз 14527 торак бинасыннан 40845 кешене күчерергә мөмкинлек биргән.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: