+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 июль 2019, 09:49

Башкорт яшьләре Морадымда җыелды

Күгәрчен районында "Морадым fest 2019" республика башкорт яшьләре җыены үтте.

Биредә көрәш, волейбол, футбол, җиңел атлетика һәм милли уеннар буенча ярышлар үткәрелде. Шулай ук, иҗади конкурслар да чарада катнашучылар күңеленә хуш килде.

Җыенда Русиядә Театр елы, Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган махсус бәйгегә йомгак ясалды.

Фестивальдәге төп мәйданчыкларның берсе башкорт яшьләре арасында көнүзәк иҗтимагый мәсьәләләр буенча ана телендә бәхәс оештыру булды.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: