+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 июль 2019, 09:20

Сикиязда яңа ФАП ачылды

Искесе бер гасыр элек төзелгән булган.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Бу уңайдан, республикада фельдшер-акушерлык пунктларын модульле пунктларга алмаштыру эше уңышлы бара.

Дуван районының Сикияз һәм Усть-Аяз авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу да шушы максатлы эшнең нәтиҗәсе.

Билгеле булуынча, модульле ФАП типлаштырылган проект буенча төзелә, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация, җылыту һәм кондиционерлау системасы белән тәэмин ителә. Проект фельдшер һәм процедура кабинетларын, санитар-көнкүреш бүлмәләрен күздә тота.

Дуван районында ачылган яңа фельдшер-акушерлык пунктларында пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә яхшы шартлар тудырылган. Заманча бина кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Сикияз авылында 916 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә, аларның 230ы—балалар. Иске фельдшер-акушерлык пункты моннан бер гасыр элек, төгәлрәк алганда, 1917 елда төзелгән булган.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: