+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 июль 2019, 17:16

Янә “iВолга” яшьләрне җыя

Идел буе федераль округының “iВолга 2.0” яшьләр форумы җиденче тапкыр Самара өлкәсендә үтәчәк. 23-31 июльдә узачак бу чара Русия һәм БДБ илләрендәге иң яхшы яшьләр проектын билгеләячәк. Быел бу өлкәгә тотынылачак грант 10 миллион сум тәшкил итә.

Быел Яшьләр форумы берникадәр үзгәреш кичерде. Агымдагы елда “iВолга” 10 юнәлеш буенча эшләячәк: “Киләчәк мәгарифе һәм фәне”, “Агрополис”, “Син — эшкуар” , “PRОспорт”, “Инфоgрам”, “Ил җиңүе — буыннар горурлыгы”, “Труд Крут”, “Илнең яшьләр командасы”, “Мәдәният БУМы” һәм "iVolga Internationa".

Шулай ук форумда “Киләчәк карьерасы” күпфункцияле комплекс оештырылачак. Анда илнең зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре яшьләргә киләчәккә һөнәр сайларга булышлык итәчәк. Гадәттәгечә, форум үтәчәк Мастрюков күлләрендә арт-объект һәм фәнни-техник иҗат күргәзмәләре, спорт һәм мәдәни чаралар, мастер-класслар оештырылачак. Яшьләр өчен төзеләчәк инклюзив шәһәрчек тә алар күңеленә хуш килер, дип ышана оештыручылар.

“iВолга 2.0” форумында 2,5 меңнән күбрәк кеше катнашачак. Иң яхшы эшләр авторлары бу башлангычны гамәлгә ашыру өчен 150-300 мең сумлык грант алачак. Әлеге вакытта 115 кешедән торган Башкортстан делегациясе чарага әзерлек эшләре белән мәшгуль. Кызлар һәм егетләр инновацион проектлар гына түгел, бай мәдәни программа да әзерли.

Әлеге чарага төрле төбәк җитәкчеләре, Дәүләт думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, предприятие башлыклары, спортчылар һәм галимнәр килүе көтелә. Форумны ябу һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров булачак.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: