+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 июль 2019, 10:35

белем учагына 100 ел

Баязит авылында мәктәпнең 100 еллыгын билгеләделәр. Бу вакыйга уңаеннан барысы да - укучы булып парта артында утырган элекке укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар, педагогик коллективка җитәкчелек итүче кешеләр җыелды.

Бәйрәм тантаналы линейкадан башланды. Анда мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар тезелде. Алар өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Ул тантананы ачты. Алып баручы Зәлия Ахунова килгән кунакларны тәбрикләде, аннары укытучыларны почетлы урыннарга утыртты.

Баязит башлангыч гомум белем бирү мәктәбе директоры Зөлфия Әхмәрова барысын да бәйрәм белән котлады, чараны әзерләүдә ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәтләрен белдерде. Моның өчен күп эшләр башкарылган, өмәләр оештырылган. Килгән кунаклар фоторәсемнәрдә үзләрен, танышларын, сыйныфташларын табып, чыгарылыш укучылары стендларын бик кызыксынып карады.

Бу көнне тәбрикләү сүзләре, изге теләкләр күп булды. Укытучылар зур канәгатьлек белән үз укучыларыннан бүләкләр алды, рәхмәт сүзләре ишетте. Элекке укучылар мәктәп елларын искә алды.

Римма Шамуратова.
Читайте нас: