+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 июль 2019, 09:32

Радий Хәбиров "НефАЗ" ачкычларын тапшырды

Республика җитәкчесе Уфаның 1нче автотранспорт предприятиесендә диспетчерлар эше, техник күзәтү посты белән танышты һәм водительләргә "НефАЗ"ларның ачкычларын тапшырды.

«Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесенә шәһәрара рейсларда кешеләр ташу өчен 20 яңа автобус кайтарылды. Бер автобусның хакы 7 миллион сум.

Яңа автобуслар Уфадан Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Бөре, Яңавыл, Белорет, Учалы, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез, Баймак, Сибай калаларында, Исәнгол авылына рейслар ясаячак. Моннан тыш, Башкортстандагы 300дән артык кеше яшәгән җир белән биш бәйләнеше булдырылачак. Яңа "НефАЗ"лар Уфаның Көньяк автовокзалыннан Нефтекама, Октябрьский, Туймазы һәм башка юнәлешләргә чыгачак. Муниципальара маршрутлар өчен тиздән кече һәм уртача сыйдырышлы яңа автобуслар булачак.

Киңкүләм мәгүлүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: