+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 июль 2019, 09:57

Владимир Путин Кыргызстан Президенты белән очрашты

Кремльдә Президент Владимир Путинның Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронтбай Жээнбеков белән очрашуы булды, ул кыска эш сәфәре белән килде.

Кремльдә Президент Владимир Путинның Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронтбай Жээнбеков белән очрашуы булды, ул кыска эш сәфәре белән килде.

-- Без күптән түгел генә күрештек, әмма безнең үзара хезмәттәшлек күләме зур, һәрвакыт сөйләшүләр алып барырлык нәрсәләр бар. Ике яклы мөнәсәбәтләрнең бүгенге торышы, башка мәсьәләләр, шул исәптән интеграция проблемалары буенча фикер алышачакбыз, -- диде Владимир Путин.

-- Очрашу һәм ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу мөмкинлеге өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Кыргызстан‑Русия мөнәсәбәтләре, тугандаш дуслык һәм берлек мөнәсәбәтләре уңышлы үсә. Бигрәк тә Сезнең Кыргызстанга дәүләт визитыгызны билгеләп үтәсем килә, ул бик уңышлы һәм нәтиҗәле булды. Сезнең шәхси ярдәмегез нәтиҗәсендә 6 миллиард АКШ долларына 50дән артык килешүгә кул куелды.

Илебез, дәүләтебез үсешенә бәяләп бетергесез ярдәм иткән өчен Кыргызстан халкы Сезне ихлас дусты дип саный. Без бу ярдәмне бик югары бәялибез, -- диде Сооронтбай Жээнбеков.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: