+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 июль 2019, 09:50

Владимир Путинга Италия рәссамы гади булмаган бүләк ясады

Русия Президенты Владимир Путинның Италиягә килүенә рәссам Дарио Гамбарин кырда трактор белән кенәз Владимирның сурәтен төшергән.

Русия Президенты Владимир Путинның Италиягә килүенә рәссам Дарио Гамбарин кырда трактор белән кенәз Владимирның сурәтен төшергән.

Рәссам журналистларга аңлатып узганча, элегрәк Путин понтификка икона бүләк иткән.

"Миңа да Путинга бүләк итеп икона булдыру идеясе килде", - дип сөйләгән рәссам.

Аның сүзләренә караганда, яхшырак күренсен өчен кенәз Владимирның 100 метрга 240 метр зурлыгындагы сурәтен иртән яисә кояш баеганнан соң 600-700 метр биеклектән карарга кирәк.

2017 елда узган "Егерме төркеме" саммитына рәссам Путинның зур портретын да мондый ысул белән төшергән булган.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: