+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 июль 2019, 09:24

Гомумдәүләт проектларын - тормышка

Шушы көннәрдә Хөкүмәт йортында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча Проект комитетының киңәйтелгән утырышын үткәрде.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру кысаларында беренче яртыеллык нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр өстенлекле мәсьәләләр каралды.

Вице-премьер – Хөкүмәт аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру мониторингы нәтиҗәләре, аларны федераль һәм республика бюджетыннан финанслау хакында сөйләде.

- Республикада 2024 елга кадәр гомум финанслау белән 172 миллиард сум күләмендә 58 төбәк проекты тормышка ашырыла, - диде Илшат Таҗетдинов. – Иң зур суммалар –150 миллиард сумнан артык акча “Экология”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, ”Торак һәм шәһәр мохите”, “Демография”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Мәдәният” проектларын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.

Төбәк проектлары җитәкчеләре арадагы нәтиҗәләр, ирешелгән максатлы күрсәткечләр хакында сөйләде, финанс тәртибенә игътибар бүлеп, ел ахырына кадәр өстенлекле юнәлешләр билгеләде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров йөкләмәләр бирде, “Демография” һәм “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектларының максатлы күрсәткечләренә ирешү юлларын ныклы уйларга кирәклеген ассызыклады.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: