+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 июль 2019, 09:18

Русия Президенты грантына 6 якташыбыз лаек булды

Кичә Владимир Путинның Башкортстандагы кабул итү бүлмәсендә Русия Федерациясе Президенты Гранты конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Яшь кандидатларны һәм фән докторларын республика буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин котлады.

- Бүген тапшырылучы грантлар - сезнең эшчәнлегегезнең нәтиҗәсе. Димәк, сез дөрес юнәлеш алгансыз. Бу җитәкчеләрегезнең эшенең дә никадәр мөһим булуын күрсәтә. Президент илне үстерү буенча җитди бурычлар куйды. Аны фәнсез үстереп булмый. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Барыгызны дә бу җиңү белән котлыйм, - диде ул.

Быел әлеге грантка төбәктәге алдынгы фәнни-тикшеренү институтларында һәм вузларда эшләүче 6 кеше ия булды. Алар техник, авыл хуҗалыгы фәннәре, физика, астрономия, биология, математика һәм механика юнәлешләре буенча эшләр тәкъдим иткән иде.

Конкурста 35 яшькә кадәр булган фән кандидатлары һәм 40 яшьтән кечерәк фән докторлары катнаша ала. Әлеге грантка 2684 гариза бирелгән булган, шуларның 460ы грантка ия булды. Фән кандидатларына - 600 мең, фән докторларына 1 миллион сумлык грантлар тапшырылды.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: