-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 июль 2019, 10:35

"Саклык банкы" белән "Алга"!

Әлеге банк бүлекчәләрендә шундый карта сатып алу мөмкинлеге булган беренче төбәк - Башкортстан.

Банкның 83 офисында "Алга" карталары сатыла башлады. Башкортстан - бу банкта транспорт карталарын сатучы бердәнбер төбәк.

Шунда ук картаны тулыландырырга да була. Әгәр аны банкомат аша эшләргә уйласагыз, менюга кереп, "Поиск услуг и организаций" юлын эзләп табарга кирәк. Анда хасыйл булган юлдан "Алга" сүзен эзләп табабыз һәм картаны тулыландыру хезмәтен сайлыйбыз. Моның өчен QR-код булган банкоматларда карта саны кирәкми, транспорт картасының эчке ягындагы кодны сканлаштырырга гына кирәк.

"Алга" транспорт картасын "Саклык банкы"ның мобиль кушымтасыннан да тулыландырырга була. Моның өчен "Платежи" бүлегенә керәбез, соңыннан "Оплата по QR или штрих коду" бүлеген эзләп табабыз. Смартфон камерасын транспорт картасының тискәре ягындагы QR-кодка юнәлтәбез һәм кайсы исәптән түләнүен билгелибез. Моның өчен автотүләү функциясен сайларга да була.

Киләчәктә "Алга" картасын тулыландыру пунктлары артачак. Әлегә алар

"Уфа-матбугат" киоскларында, "Альдо" һәм "Лепешки от Игорешки", "Лукошко", "Бәйрәм" кибетләрендә, "Башспирт" сәүдә йортында, "Башфармация" предприятиесендә, "Папа-Грилль", "БРСК" акционерлар җәмгыяте һәм "Русия почтасы" бүлекчәләрендә сатыла.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: