+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 июль 2019, 09:14

ЮХХДИ хезмәткәрләре «Автокресло – балаларга» рейд үткәрделәр

Кичә Уфада ЮХХДИ хезмәткәрләре «Автокресло – балаларга» рейд үткәрделәр.

Инспекторлар балигъ булмаганнарны ташу кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр. Шәһәрдә патруль машиналары балалар бакчалары һәм мәктәпләр янында тора. Күпчелек машина йөртүче ата-аналар үз балаларының иминлеген сайлап, законны үтиләр. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу 3 мең сум штраф белән яный. Ел башыннан республикада юл-транспорт һәлакәтендә 9 бала үлгән. Шуларның 6сы автомобиль пассажирлары иде. Ике очракта салонда махсус тоту җайланмалар юк иде.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: