Анда тармак белгечләре һәм экспертлар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыруны камилләштерү буенча фикер алышты.
Туклану операторларының иң яхшы тәҗрибәсен өйрәнү максатында "Гранд-логистик" җәмгыятендә очрашу планлаштырылган.
Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Алексей Гусев әйтүенчә, республикадагы күп кенә муниципалитетларда матди базасы ныклы булган туклану операторлары бар. Әмма бу өлкәдә бердәм хокукый, икътисади һәм оештыру буенча хәл ителәсе мәсьәләләр дә байтак.
Форумда туклану операторлары предприятиеләре, республика җитештерүчеләре, азык-төлек ташучылар, шәһәр һәм район хакимиятләре, дәүләт власте вәкилләре катнашты.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.