+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 июль 2019, 17:31

Әтиләр барын да булдыра

Кыргыз-Миякә авылында яшәүче Филлиповлар гаиләсе республика ачык кулинария талантлары конкурсында беренче урынны яулады.

Бу конкурсны Башкортстан Республикасының "Ана йөрәге" әниләр советы төбәк җәмгыять оешмасы һәм "Тамыр" балалар-үсмерләр телеканалы оештырды. Башта конкурста катнашучы биш гаиләнең һәрберсе үзенең исемен, визиткасын әйтеп, үзләре белән таныштырды. Аннары конкурсантлар өйгә бирелгән задание - милли кухня традицияләрен чагылдыручы яки гаилә рецепты буенча хәзерләнгән ризыкны тәкъдим иттеләр. Кулинария алышының бу этабында Филлиповларның гаиләсе барысын да гаҗәпкә калдырды. Алар бер азык түгел, ә өчне - чуваш, татар, башкорт милли ризыкларын хәзерләп алып килгәннәр. Үзләренең мондый сайланышын алар болай аңлаттылар: "Гаиләдә әти- чуваш, әниебез - татар, барыбыз да Башкортстанда яшибез, шуңа күрә интернациональ өстәл әзерләдек".

Виктор Филлиповның кулинария таланты гына түгел, ә гаиләсенең бердәмлеге жюри әгъзаларында матур тойгылар калдырды. Һәм алар Филлиповлар гаиләсен " Әти барын да булдыра" дип аталган бишенче республика кулинария конкурсының җиңүчесе итеп билгеләде.

Римма шамуратова.
Читайте нас: