+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 июль 2019, 12:50

Бүген хатын-кызлар базга төшмәсен!

Ә ирләргә төшсәләр дә була.

Ни өченме? Ышансагыз, ышаныгыз, ләкин борынгылар 19 июльдә базга төшкән хатын-кызларны җеннәр үз дөньясына алып китәргә мөмкин, дип ышанган. Аеруча яшь кызларга хәвеф яный, имеш.

Ә менә өй иясен үз күзләре белән күрергә теләгән батырлар бүген базга яисә подвалга төшсен. Аны күрер өчен башны иеп, ике аяк арасыннан карарга кирәк икән. Күргәч, әңгәмәгә кермәскә, тизрәк өскә йөгереп чыгарга киңәш иткән борынгылар.

Кызлары бүген күпме генә ачуын китерсә дә, әни кешеләр аларга рәнҗемәсен, үпкәләмәсен, тиргәмәсен. Югыйсә, кыз баланың язмышы яхшы булмый, имеш.

Бүген ашыгырга, кабаланырга ярамый. Эшләрне тыныч кына башкарырга кирәк. Бүген килеп туган проблема өчен кайгырмагыз, аны хәл итәр өчен ашыгып, ниндидер гамәлләр кылмагыз. Ул үзеннән-үзе хәл ителәчәк.

19 июльдә туган кешеләр - “агым буенча йөзүчеләр”. Талисман итеп аларга циркон ташын йөртергә кирәк.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: