+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 июль 2019, 10:19

Бездә медицина хезмәтләренә хаклар арзан!

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Аның кысаларында куелган бурычлар исәбендә Башкортстанда сәламәтлек саклау учреждениеләре 2024 елга кадәр ел саен 2 меңгә якын чит ил кешесенә медицина ярдәме күрсәтергә тиеш.

Әле республика дәваханәләрендә башка илләрнең 500 гражданы дәвалана, дип хәбәр итте респубоика Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек мөдире Лидия Светлакова.

– 2024 елга 2 меңгә якын чит ил гражданын дәвалау планлаштырыла. 2017 елда аларның саны 470 иде, - дип сөйләде ул.

Башкортстанның медицина туризмы ассоциациясе җитәкчесе Земфира Йосыпова фикеренчә, Русия клиникаларында бәяләр, чит илләрдәге белән чагыштырганда, түбән.

– Чит илдә хезмәт күрсәтүләр кыйммәтләнә, безнең бәяләр уннарча тапкыр арзанрак, стоматологиядә Европа белән аерма 20 тапкырга җитә, - диде ул.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Читайте нас: