+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 июль 2019, 10:35

Нахак бәла тагылып... 15 ел утырган

Районыбызда яшәүче Фәтхулла Исхаков 60 ел буена намуслы исемен кайтарырга тырыша.

1959 елда аны, берничә кешене үтерүгә омтылыш ясауда гаепләп, 15 елга төрмәгә утырталар. Шушы вакыт эчендә ир авырлы хатынын, баласын, ата-анасын югалта. Өлкән улы ятим булып үсә.

Фәтхулла абый гел генә үзенең гаепсез булуы турында тәкърарлап торса да, аның сүзләренә колак салучы булмый. Күршесе, чын үтерүче, гаебен танып полициягә килгәннән соң гына Тикшерү комитеты Исхаковның гаепсез икәнен таныган.

Әле абзый намуслы исемен кайтару максатында суд юлында йөри. Ләкин бу эшне аткарып чыгалырмы-юкмы. Соңгы утырышта, хәле начараеп, аны дәваханәгә алып киткәннәр.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: