+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 июль 2019, 10:23

Владимир Путин Уфада янган самолетны утырткан экипажны бүләкләде

Русия Президенты Владимир Путин "Red Wings" авиайөртүче самолеты экипажын бүләкләде. Алар Уфа аэропортында янган двигатель белән Ту-204 самолетын утырткан иде.

Экипаж командиры Юрий Харьковский, икенче пилот Владимир Павленко һәм бортинженер Сергей Лакида "Батырлык ордены" белән бүләкләнделәр. Бортпроводниклар Евгений Егошин, Петр Михайлов, Руслан Тимербаев һәм өлкән бортпроводник Лариса Мурадова "Нестеров медале"нә лаек булды.

2018 елның 22 августында Сочи-Уфа рейсы белән очкан самолет, двигателе янып китү сәбәпле, республика башкаласында ашыгыч рәвештә утырырга мәҗбүр булды. Самолетта 202 пассажир булган, зыян күрүчеләр юк.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: