+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 июль 2019, 15:28

Башкортстан дәваханәләрендә "акыллы кабул итү" урыннары эшли башлады

Республиканың ашыгыч ярдәм дәваханәсендә, Уфаның 17 санлы балалар поликлиникасында, 21 һәм 13 санлы шәһәр дәваханәләрендә, шулай ук Белорецк шәһәр дәваханәсендә "акыллы кабул итү" урыннары эшли башлады.

Башкортстанның сәламәтлек сагы министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин 17 июльдә үткән "сәламәтлек сәгатендә", аларда агымнарның маршруты үзгәрүе турында белдерде. Әлегә барысы да сәламәтлек сагы учреждение базасында эшләнә, шундый кабул итү бүлекләре эшләгән башка төбәкләрнең уңай тәҗрибәсе кулланыла.

Безнең республика дәваханәләрендә "акыллы кабул итү бүлеге"нең якынча хакы операция бинасын һәм авыр җиһазларны исәпкә алып, 500 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр тәшкил итә. Бу медицина хезмәтләре күрсәтүнең башка дәрәҗәсе. Ул авыр хәлле авыруны дәвалау тактикасы турында тизрәк карар кабул итәргә , кабул итү бүлегендә тоту шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә, дип белдерде Максим Забелин.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрельдә Уфа шәһәренең 21 санлы дәваханәсендә үткән "сәламәтлек сәгате" форматында күчмә киңәшмә барышында"акыллы кабул итү" бүлегенең эш режимы белән республика җитәкчесе Радий Хәбиров танышты.

Андый үзәк мәйданы шартлы рәвештә өч зонага: яшел, сары һәм кызылга бүленә. Кызыл зонага реанимация һәм операция таләп ителгән авыр хәлле авырулар керә. Статистика буенча андый авырулар 10 процентка якын кабул ителә. Сары зонага реанимация таләп ителгән авырулар эләгә - алар 30 процент, яшел зонага - якынча 60 процент авырулар керә. Алар үз аякларында йөри һәм аларның гомеренә берни янамый.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: