+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 июль 2019, 16:05

Башкортстанда милли проект кысаларында 3 ФАП һәм 2 балалар поликлиникасы төзелә

Республиканың 33 медицина учреждениесендә "Сакчыл поликлиника" проектын тормышка ашыру эше башланды.

Аның асылы - бу эштә катнашучыларның барысының да ресурсларын, вакытын, нервларын саклау. Аның өчен килүче кешеләрнең кабул итү һәм бүленешенең, табибларның һәм лаборатория эшенең яңа логикасы эшләнелгән, авырулар һәм сәламәт пациентлар төрле коридор буенча бүленгән. Табибка килүчеләрне ашыгыч ярдәм таләп ителүче авыруларга, язылып - план буенча килгәннәргә, профилактика прививкасы артыннан килгәнгә, справка артыннан килгәннәргә бүләләр. Кеше агымын бүлү өчен холлда информацион стендлар куйганнар. Стеналарда, махсус баганаларда кирәкле бүлекне күрсәтүче язулар бар. Республика медицина хезмәткәрләре өчен сәламәтлек сагы "Росатом" дәүләт корпорациясе белән "Сакчыл поликлиника" проекты буенча 7 укыту семинары үткәргән.

"Сәламәтлек сагы" милли проекты кысаларында 306 берәмлек медицина җиһазы, 20 күчмә ФАП һәм флюорографлар бирелгән.

Башкортстанның сәламәтлек сагы министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин "Сәламәтлек сәгате" форматындагы киңәшмәдә, өч яңа фельшер-акушерлык пункты, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә ике балалар поликлиникасы һәм Республика онкодиспансерның хирургия корпусларына пристрой төзелә, дип билгеләп үтте. Шулай ук республика балалар клиника дәваханәсе һәм 18 балалар поликлиникасы һәм бүлекләре ремонтланачак.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: