+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 июль 2019, 09:23

Медицина хезмәтләрен экспортлау дүрт тапкыр артачак

Башкортстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре 2024 елга "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча ел саен 2 меңгә якын чит ил кешесенә медицина ярдәме күрсәтергә тиеш. Хәзер республика дәваханәләрендә ел саен башка илләрнең 500 гражданы дәвалана.

"Медицина хезмәтләре экспортын үстерү" проектының максаты - Башкортстанның медицина хезмәтләрен 2017 ел белән чагыштырганда 4 тапкыр арттыру. 2024 елга 2 меңгә якын чит ил гражданын дәвалау планлаштырыла. 2017 елда аларның саны 470гә җитте.

Пациент акчасы өчен яисә шәхси һәм дәүләт клиникаларында ирекле медицина страховкасы полисы буенча күрсәтелгән медицина ярдәме генә медицина хезмәтләрен экспортлауга керә. Дәвалану гына түгел, тикшерү үтү дә исәпкә алына.

Русия клиникаларының өстенлеге - бәяләр чит ил белән чагыштырганда түбән. Чит илдә хезмәт күрсәтүләр кыйммәтләнә, безнең бәяләр уннарча тапкыр арзанрак, стоматологиядә Европа белән аерма безнең файдага 20 тапкырга җитә.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем күрсәткечләрен (100 мең кешегә 350 очрак кадәр) киметүне, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерү, барлык гражданнарга профилактик медицина тикшерүләре уздыруны күздә тота. Русиядә гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда 1,7 триллион сумнан артык акча сарыф итү планлаштырыла.

2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйган иде.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: