+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 июль 2019, 09:53

Владимир Путин малайга "Мерседес" вәгъдә итте

Ил җитәкчесе Иркутск өлкәсендә су басу сәбәпле бәлагә дучар булган халык белән очрашты.

Аңа бер баланың Президент белән бик очрашасы килүе турында әйтәләр. Владимир Путин малайдан ил башлыгына нинди үтенече булуын сорый. Анысы аптырап тормый, идара ителә торган машина турында хыяллануы хакында әйтә.

“Дима, сиңа машина булыр, ә ниндине телисең? “Мерседес”мы? Мин үтәргә тырышырмын”, – дип вәгъдә итә Путин.

Бәлагә дучар булган кешеләрнең ил җитәкчесенә сораулары күп булды. Аларны акча күчерелмәү проблемалары, каза күргән йортлар турында мәгълүматның дөрес булмавы, югалтылган милекне кайтару мәсьәләсе һ.б. борчый.

Ташкын астында 109 торак, унбер меңгә якын йорт калды, 25 кеше һәлак булды, хәбәрсез югалганнар да бар.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.

#Владимир Путин
Читайте нас: