+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 июль 2019, 11:07

Кәгазь дәфтәрләр бетәчәк

Владимир Путин мәктәпләрдә кәгазь дәфтәрләрне бетерү тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Русия лидеры сүзләре буенча, “Цифрлы белем бирү мохите” проекты кысаларында Русия мәктәпләре гади дәфтәрләр кулланудан акрынлап китәргә тиеш.

Бу проект кысаларында 2024 елга 25 % белем бирү учреждениеләре яңа технологияләргә тулысынча күчеп бетәргә тиеш. Ул гына да түгел, бердәм цифрлы белем бирү системасы булдырылырга тиеш.

Шулай ук барлык мәктәпләр дә Интернетта үз эшчәнлекләрен яктыртырга бурычлы.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: