+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 июль 2019, 10:54

Сәнгать мәктәпләренә игътибар арта

“Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында 2019 елда республика муниципалитетларына музыкаль инструментлар, җиһазлар һәм балалар сәнгать мәктәпләренә материаллар алыр өчен 11,2 миллион сум субсидия бүленгән.

Субсидия алучылар: Әлшәй, Архангель, Балтач, Борай, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Тәтешле, Уфа, Учалы, Хәйбулла районнары, Агыйдел, Нефтекама, Сибай шәһәрләре.

Сәнгать мәктәпләрен җиһазлауга шулай ук рәсем һәм сынлы сәнгать өчен җиһазлар да керә. Мәсәлән, мольбертлар, керамика өчен мичләр һәм башкалар. Финанслау махсус учреждениеләргә кыйммәтле җиһазлар сатып алырга һәм мәгариф сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Быел “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджет исәбеннән 22 миллион сумга 63 сәнгать мәктәбе “Николай Рубинштейн” маркалы пианино алды.

Башкортстанда барлыгы 117 балалар сәнгать мәктәбе эшли. 2020, 2022 һәм 2024 елларда гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан балалар сәнгать мәктәпләрен музыкаль инструментлар белән тәэмин итү өчен 76 миллион сумнан артыграк акча алачак (барлыгы 230,46 миллион сум). Русия төбәкләренә бүленгән иң зур федераль субсидияләрнең берсе бу.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: