+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 июль 2019, 08:48

Санкцияләрне гамәлдән чыгарды

Русия Президенты Эритреяга каршы санкцияләрне гәмәлдән чыгару турындагы указга кул куйды.

Дмитрий Медведев Эритреяга каршы санкцияләр кертү турындагы указга 2010 елда кул куйган иде.

БМО резолюциясенә ярашлы, Африка иленә корал сату тыела һәм кайсебер шәхесләр һәм оешмаларның исәпләрен “туңдыру” күзаллана. Бу карарның сәбәбе – Эритреянең Сомали боевикларына корал сатуында. Моннан тыш, ил җитәкчелеге Джибути чикләреннән үз гаскәрләрен алып китүдән дә баш тартты. Бу ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә китерде.

2018 елда июльдә Эфиопиянең премьер-министры Абий Әхмәт белән Эритрея президенты Исайяс Афверики Асмэрда тынычлыҡ турындагы килешүгә кул куйганнан соң, Русия бу илгә каршы санкцияләрне гамәлдән чыгару процессын башларга чакырды.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: