+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2019, 12:35

Аспиринның кеше гомере өчен куркыныч тудыруы ачыкланган

Экспертлар аны көн саен кулланмаска киңәш итә.Британиянең Оксфорд галимнәре тикшеренү үткәргәннән соң аспиринның кеше гомере өчен куркыныч тудыруы ачыкланган. Бу хакта “Газета.rи” хәбәр итә.

Анда билгеләнүенчә, бу дару кеше организмында эчке кан агуга китерергә мөмкин.

Экспертлар аспиринны йөрәк авыруын профилактикалау өчен кулланмаска куша. Тик дару кабул итүне кинәт туктатырга ярамый.

Санкт-Петербург клиникасы кардиологы, функциональ диагностика табибы Марина Успенская әйтүенчә, бу даруны бары тик табиб кушуы буенча гына кулланырга кирәк. Аерым авыруларга ул аеруча куркыныч тудыра.

Успенская белдерүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасына караганда, аспиринны сәбәпсез кулланудан ел саен 200 мең кеше үлә.
Читайте нас: