+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2019, 08:42

Бала пособиесе 3 яшькә кадәр түләнәчәк

Русиядә бала акчасын 3 яшькә кадәр түләргә карар кабул иттеләр.

Русиядә бала акчасын 3 яшькә кадәр түләргә карар кабул иттеләр.

Шушы көннәрдә Дәүләт думасы тиешле закон проектын ахыргы, өченче укылышта кабул итте. 2020 елның 1 гыйнварыннан балалар пособиесен хәзерге көнгә караганда күбрәк гаилә алачак.

Бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган түләү хокукын гаиләнең һәр әгъзасына кереме ике яшәү минимумыннан артмаган кешеләр алачак. Әмма иң мөһиме - хәзер балага айлык пособиене 3 яшькә кадәр түләячәкләр. Хәзерге вакытта аларны яшь ярымга кадәр генә түлиләр.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: