+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2019, 11:45

Хәвефсез юллар

"Башкиравтодор" җәмгыятенең Миякә ДРСУ хезмәткәрләре район территориясендә юлларны ремонтау буенча эшнең планлаштырылган күләмен тәмамлыйлар.

Бригадалар иртәдән башлап кичкә кадәр юлларда эшли. Айдар Зәкиевның бригадасы Кыргыз-Миякә - Тәтер-Арслан - Стәрлебаш автомобиль юлына асфальт катламы җәйде. КамАЗ водительләре Артем Сергеев, Рәзиф Лотфуллин, Константин Ермаков һәм Флүз Зәкиев Миякә асфаль-бетон заводыннан асфальт-бетон катнашмасы ташыйлар. Альберт Шәмсетдинов асфальт түши. Аның артыннан каток машинистлары Илмир Зиннуров һәм Валерий Калинин эшкә керешә. Дамир Яруллин юл эшчесе буларак эшли.

Кыргыз-Миякә - Бишбүләк автомобиль юлында мастер Фәнзир Гыйльметдиновның бригадасы юлдагы чокыр-чакырларны ремонтлый.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: