+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2019, 12:20

Иртән ашаганың билне нечкәртсен, дисәң...

Ризыкларның иртән ашарга ярамый торганнары да бар.Табиблар әйтүенчә, иртәнге ризык бик туклыклы булырга тиеш. Углевод һәм аксымнардан торган иртәнге аш озак вакытка эшкә сәләтлелекне, көчне, энергияне сакларга ярдәм итә.

Аз калорияле ризыклар белән туклану озакка бармый, янә ашыйсы килә башлый.

Диетологлар иртән төрле ярмадан пешерелгән боткалар, сыр, йомыркадан һәм эремчектән әзерләнгән ризыклар, бигрәк тә запеканкалар ашарга киңәш итә.

Ә менә колбаса, булка белән чәй эчәргә яратучыларга үзгәрергә кирәк. Сәламәтлек һәрчак беренче урында булырга тиеш.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: