-9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2019, 08:26

Путин чакыруы буенча биш гаилә хәрби-диңгез парады карарга килде

Ил башлыгы Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләр белән очрашты.

Русия Президенты Владимир Путин Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күрүче биш гаиләне Санкт-Петербургта узачак хәрби-диңгез парадын карарга чакырган иде. Кичә ул алар белән Кремльдә очрашты. Анда, өлкәннәрдән тыш, 14 бала да катнашты.

— Иртәгә сезгә Петербургта үтәчәк парадны карарга тәкъдим итәм. Малайларга анда аеруча кызыклы булачак. Анда искиткеч матур, чагу тамаша көтелә, барыгызга да ошар дип уйлыйм, — диде Владимир Путин очрашу вакытында.

Президент, шулай ук, су басудан каза күрүчеләрнең проблемаларын тикшерде.

Су басу нәтиҗәсендә 25 кеше һәлак булды, 7 кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: