+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2019, 12:26

Уку кирәк-яракларына хаклар арткан

Баласын мәктәпкә әзерләүче әти-әниләргә билне кысыбрак буарга туры киләчәк.

Агымдагы елның июлендәге мәгълүматлар буенча, Русиядә мәктәп укучылары өчен канцелярия әйберләре 5 процентка арткан. Бу “Эвото” онлайн-касс экспертлары тикшерүе вакытында ачыкланган.

Хәзер уку кирәк-яраклары җыелмасы 2 мең 600 сумга төшәчәк, былтыр аны 2 мең 470 сумга алып булган. Стандарт комплектка рюкзак, пенал, дәфтәрләр (12 данә), бетергеч, очлагыч, линейка, ручка (2 данә) һәм көндәлек кергән.

Экспертлар әйтүенчә, иң кыйммәт комплектларны Мәскәүдә, аннан кала Санкт-Петербургта сатып алырга була.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: