+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2019, 08:19

Владимир Путин кайгыларын уртаклашты

Русия Президенты Владимир Путин Хабаровск краенда палаткалы лагерьдагы янгын вакытында балалары һәлак булган ата-аналарның һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Дәүләт башлыгы тикшерүчеләрнең отчетын көтә, дип хәбәр итә РИА «Восток-Медиа».

Әлеге коточкыч фаҗига темасын президент Мәскәүдә хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә вакытында күтәрде. Иркутск өлкәсендә су басудан соң хәлләр торышын тикшергәндә Владимир Владимирович Хабаровск краендагы фаҗигане телгә алды.

Ил башлыгы гаиләләрнең кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде.

Янгын 23 июль төненә карата чыккан. 11 яшьлек кыз янып үлде. Тагын ике кыз һәм бер малай пешүләрдән вафат булды. Ничек кенә тырышсалар да, табиблар аларның гомерен саклап кала алмадылар.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: