+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 июль 2019, 13:21

Ашыгучыларга юл бирүең хәерле

Мигалка һәм сиренасын кабызган ашыгыч ярдәм яки башка тиз хезмәт күрсәтү машиналарын үткәрергә теләмәгән водительләр өчен җәза катгыйланды.

Бу хактагы законга Президент Владимир Путин кул куйды.

Моңа кадәр ярдәмгә ашыгучы машиналарга юл бирмәгән өчен 500 сум штраф яки 3 айга кадәр таныклыктан мәхрүм итү карала иде. Хәзер тәртип бозучыларга штраф күләме 5 мең сумга кадәр булачак. Ә водитель таныклыгыннан колак кагу вакыты 3 айдан 1 елга кадәр арта.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: