Агымдагы ел уңышының беренче центнерлары хуҗалыкның ындыр табагына килә башлады. Комбайннардан ашлык ташуда КамАЗ водительләре Александр Капитонов һәм Михаил Яковлев эшли.
- Беренче булып ике комбайн Acros һәм бер СК-5 Нива комбайннары төште. Аннары теземнәрне җыярга Александр Михайлов һәм Руслан Семеновның ике Нивасы чыга, дип сөйли хуҗалык агрономы Әнвәржон Солтанбәков.
Басуда комбайннар артыннан ук суктырылган теземнәрне МТЗ-82 тракторында ПРФ-145 пресс-подбощикта Виктов Максимов җыеп ала.
Римма Шамуратова хәзерләде.