+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 июль 2019, 09:45

Фин култыгында Путин ни эзләгән?

Шимбә көн Владимир Путин, Гогланд утравында булып, Балтыйк диңгезе төбенә төште. Ул батискафта 50 метр тирәнлеккә чумды.

Фин култыгы төбендә ил башлыгы Бөек Ватан сугышы вакытында баткан Щ-308 “Семга” су асты көймәсен карады. Көймә баткан урынга водолазларның берсе истәлекле язу беркетте.

Батискафтан чыкканда Путин: “Иң чагу тойгылар кичердем”, – дип, хисләре белән уртаклашты. Аннары: “Безнең гражданнар, белгечләр эшләгән урыннарда булырга, аларның ничек эшләгәннәрен күрергә тиешмен дип исәплим. Бу гомерләрен эшкә багышлаган кешеләрнең кыйммәтен аңлау өчен кирәк”, – дигән фикерен дә җиткерде ул.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: