+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 июль 2019, 09:16

Авария хәлендәге торактан күчерү ничек бара?

Башкортстанда ике ел эчендә 9 муниципалитетта авария хәлендәге 8,4 мең квадрат метр торакны бетерү планлаштырыла, дип хәбәр итте кичәге оператив киңәшмәдә Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин. “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өчен өч төбәк проекты гамәлгә куелган.

- “Башкортстанда торак” программасы буенча быел 2,1 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылырга тиеш. Башка ике төбәк проекты күрсәткечләренә ирешелгән инде, -- дип хәбәр итте ул. - Авария хәлендәге 4,8 мең квадрат метр мәйданлы торактан 290нан артык кеше күчерелгән, “Жилстройсбережения” программасы буенча 1180 кредит бирелгән. Төбәкнең барлык өч проектын да финанслауның гомум күләме 1,285 миллиард сум тәшкил итә, 954 миллион сумга якын акча федераль бюджеттан килергә тиеш, әмма касса үтәлеше әлегә кадәр бөтенләй юк.

Федераль акчадан тыш, гамәлгә ашырылучы “Башкортстан ипотекасы” программасы 19 процентка үтәлгән.

2019-20 елларда авария хәлендәге торак фондын киметү программасының беренче этабы кысаларында 9 муниципалитетта яшәү өчен яраксыз 8,37 мең квадрат метр мәйданны сүтү планлаштырыла. Болар - Уфа (2,8 мең квадрат метр), Бакалы (930), Балтач (708), Белорет (195), Дүртөйле (514), Илеш (1155), Калтасы (705,4), Мәчетле (1265), Мишкә районнары (98).

“Беренче этапны гамәлгә ашыру өчен планлаштырылган акчаның 30 проценты күләмендә беренче транш 23 июньдә дәүләт комитеты исәбенә күчте”, - дип хәбәр итте Марат Әхмәдуллин.

Тузган фондтан күчерү өчен субсидияләр муниципалитетлар аша бирелә. Программада катнашучылар исәбенә акча август аенда күчереләчәк.

Быел 2017 елның 1 гыйнварына авария хәлендә дип табылган йортлар сүтеләчәк. Закон буенча, күченүчеләр шул шәһәрдә яисә поселокта шундый ук мәйданлы торак алырга тиеш.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: