Дәүләт башлыгы диңгезчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты һәм офицерларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алышты.
Русия территориаль сулыкларының төбе киңлеген һәм Хәрби-диңгез флоты мәнфәгатьләрендә дөнья океаны төбен өйрәнү өчен билгеләнгән фәнни-тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезче һәлак булган иде. Президент офицерларны дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.