Үзәк мәгълүматлары буенча, Путинга ышаныч турындагы сорауга респондентларның - 73, Дмитрий Медведевка - 38,1, ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийга - 35,5, КПРФ башлыгы Геннадий Зюгановка - 35,2, "Гадел Русия" җитәкчесе Сергей Мироновка 28,7 процент уңай җавап биргән.
Шул ук вакытта Русия сәясәтчеләренә ышаныч рейтингында Президент күрсәткече 31 процент тәшкил иткән. Исемлектә икенче һәм өченче урынны оборона министры Сергей Шойгу (13,7 процент) һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров (10,3 процент) алып тора.
Моннан тыш, Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, июльдә Дәүләт думасы эшчәнлеген хуплау дәрәҗәсе 40 процентка (июнь аенда - 36га) кадәр арткан.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.