+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 июль 2019, 09:20

90нчы еллар законнары гаеплеме?

Владимир Путин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашып, ТКХ хезмәтләре өчен бәяләрнең нигезсез үсүе турында сөйләште. Сүзне ул туры шул мәсьәләгә кагылышлы башлады.

ФАС җитәкчесе бу хәлләрнең законнарның эшләнеп җитмәве белән аңлатты.

«90нчы елларда кабул ителгән законнар хөкүмәт тарафыннан куелган индексларны арттыруга юл куючы “12 тишек”не калдырган булган. Эш шулай дәвам иткән», — диде Артемьев һәм бу җитешсезлекләрнең юк ителүен белдерде.

«Бөтенләй ук түгел. Мәсьәлә хәл ителгән булса, кешеләр туры линиядә бу хакта сөйләмәсләр иде», — диде Президент.

ФАС җитәкчесе инцидентлар саны киметелсә дә, аерым очраклар табылып торуын таныды. “Омскида чүп чыгару өчен икеләтә арткан тарифлар - шуның мисалы. Тикшерү эшләрен үткәрдек, властьлар бәяләрне ике тапкыр төшерә», — диде Артемьев.

Чүпне чыгарган өчен бәяләрнең нигезсез арттырылуына 14 апрельдә узган туры линиядә Омскидан бер кеше шикаять белдергән иде.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: