+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 июль 2019, 09:05

"ГАЗ" белән хезмәттәшлек ныгый

“Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” гомумдәүләт проектына ярашлы, Башкортстан Хөкүмәте белән “ГАЗ” җәмгыяте арасында республика предприятиеләрендә компаниянең заманча оештыру, идарә итү тәжрибәсе үрнәкләрен куллану турындагы килешүгә кул куелды.

Нәтиҗәдә, “Автонормаль” Бәләбәй заводы, “Гидравлика”, “Белорет рессор һәм пружиналар заводы” сәнәгать предприятиеләренә яңа эш алымнары кертеләчәк. Шулай ук, Башкортстанга “ГАЗ”дан берничә йөз автобус алыначак, сервис хезмәтләндерүе программасы буенча бәйләнешкә дә исәп тотыла.

“ГАЗ” – Русиядә алдынгы коммерция транспорты җитештерүче. Анда кече һәм урта бизнес, сәнәгатьнең төрле тармаклары, коммуналь хуҗалык, медицина, мәгариф учреждениеләре өчен автомобильләр эшләнә. “ГАЗ” илнең йөк машиналары, автобуслар, двигательләр, автокомпонентлар чыгарылучы зур предприятиеләрен берләштергән холдингның төп оешмасы булып тора.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: