+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 июль 2019, 16:38

Яшьләр форумыннан 2 миллион сум белән кайттылар

2019 елның 30 июлендә Самара өлкәсендә "iВолга 2.0" ПФО масштаблы яшьләр форумы үтте.

Церемониядә ПФОда Русия Федерациясенең вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

Барлык сменалар нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы командасы үз проектларын тормышка ашыруга гомум сумма 1 миллион 940 меңгә 8 грант отты. Шулай , иң югары грант ярдәмен үткән " iВолга" җиңүчесе Анастасия Конобеева булды. Эксперт берлеге аның социаль проекты - " Крайны өйрәнү остаханәсе" үсешенә 550 мең сум бүлде. Җиңүчеләр арасында "Анималотерапия" проекты белән Виктория Лукьянцева, "Добровольчество" сменасында катнашучылар Юлиана Бәширова, Айгөл Нуриева, "Движение без границ" проекты белән Эрнест Вәлишин, "Рготазовые боли" проекты белән Диана Эмирова, Энҗе Бердигулова булды.

"i Волга" катнашучылар хәтерендә озакка сакланыр.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: