+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 август 2019, 11:32

ХЕЗМӘТ ҖИТЕШТЕРҮЧӘНЛЕГЕН КҮТӘРҮ ҺӘМ МӘШГУЛЬЛЕККӘ ЯРДӘМ

“Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгүльлеккә ярдәм итү” милли проекты Башкортостанда 2017 елдан алып эшли Ул әлегә Русиянең 7 төбәгендә пилотлы рәвештә тормышка ашырыла.

Республикада шушы юнәлештә Региональ компетенцияләр үзәге эшли. Аның төп максаты – предприятиеләрдә “сакчыл җитештерү” принципларын кертү. Ел саен бу ысул төбәкнең 12-16 предприятиесендә үтәлеп, аларның һәрбересендә кимендә 10-12 кеше укытылырга тиеш.

“Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проектына ярашлы, федераль бюджеттан акча бүлүдә каралган. Республикага быел шушы юнәлешкә 112,5 млн. сум биреләчәк. Шулай ук был программа буенча эшләгән предприятиеләр льготалы займнар алу хокукына ия. Бәләкәй һәм эре эшкуарлык субъектлары елына 1% белән 300 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин. Бүгенге көндә Башкортстанда бу милли проект 28 предприятиедә тормышка ашырыла, тагы 13 белән шушы арада килешеүләргә кул куелачак, 25 предприятие белән сөйләшүләр алып барыла.

Русиядә беренче нәтиҗәләр бар: предприятиеләрдә “сакчыл җитештерү” ысулын кертү хезмәт җитештерүчәнлеген уртача 34 процентка кадәр күтәрергә ярдәм иткән, ди Федераль компетенцияләр үзәге белгечләре.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.


#национальныепроекты#региональныепроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: