+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 август 2019, 10:35

Владимир Путин Валерий Лимаренко белән эшлекле очрашу үткәрде

Владимир Путин Сахалин өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Валерий Лимаренко белән эшлекле очрашу үткәрде.

Лимаренко Сахалин өлкәсенең социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. Төп проблемалар билгеләнде, гомумдәүләт проектларын үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Авария хәлендәге тораклардан кешеләрне күчерү, яңа йортлар төзү, җир бүлү, газ үткәрү, юлларны ремонтлау проблемаларын хәл итү мәсьәләләре үзәккә куелды. Сахалинда уртача гомер озынлыгы Русия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк, монда онкологиядән үлем очраклары да күбрәк. Халыкны диспансерлаштыру үтәргә җәлеп итәргә кирәклеге билгеләнде.

Биредә тиешле җиһазларның җитәрлек булуы, ә менә белгечләрнең җитешмәве билгеләнде. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатында медицина хезмәткәрләренең эш хакын 30 процентка арттырырга карар кылынды.

Римма Шамуратова хәзерләде.


#ВладимирПутин
Читайте нас: