+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 август 2019, 11:08

Владимир Путинның карары водительләргә ошаячак

Ил ПрезидентыРусиягә автомобильләргә теркәү номерларын әзерләүчеләрдән үзаллы сатып алу мөмкинлеген биргән законга кул куйды.

Аңа ярашлы, махсус оешмалар һәм аларның җитәкчеләре тарафыннан аңлы рәвештә яки ялгыш автомобильләрнең теркәү мәгълүматлары бозып күрсәтелсә, дөрес маркировкаланмаса, шулай ук дәүләт теркәве тәртибе бозылса, бу хаталар өчен җаваплылык билгеләнгән.

Моннан тыш, Русиядән читкә чыккан транспортка карата теркәүнең яңа тәртибе кертелә. Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Ә номерлар күпме торыр? Документка ярашлы, алар ике мең сумнан да артмаска тиеш. Мотоцикллар, тракторлар, тагылмалы арбалар өчен – 1,5 мең сум. Транспорт чарасын теркәү кәгазь танытма бирү белән бергә 500 сумга төшәр. Пластиктан ясалганы 1,5 мең сум торачак.


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.


#ВладимирПутин
Читайте нас: