+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 август 2019, 10:33

"Алга" белән алга!

Билгеле булуынча, 1 июльдән республикада җәмәгать транспортында исәпләшү өчен "Алга" дип аталган яңа бердәм карта гамәлгә кертелде.

"Саклык банкы"нда әлеге картаны сатып алырга һәм шунда ук картаны тулыландырырга да була иде. Хәзер аны "Уралсиб" банкы бүлекчәләрендә дә тулыландырырга мөмкин. Моның өчен автотүләү функциясен сайларга да була.

"Алга" транспорт картасын офислар һәм банкоматлар аша гына түгел, "Уралсиб" банкының мобиль кушымтасыннан да, шулай ук "Город" системасына тоташтырылган банк агентлары челтәрендә дә тулыландырырга була.

Бүген әлеге хезмәттән республика башкаласында урнашкан 14 "Уралсиб" банкы бүлекчәсендә файдаланырга мөмкин. Арытаба проектка республикада тагын 57 бүлекчә кушылачак.

Киләчәктә "Алга" картасын тулыландыру пунктлары артачак. Әлегә алар "Уфа-матбугат" киоскларында, "Альдо" һәм "Лепешки от Игорешки", "Лукошко", "Бәйрәм" кибетләрендә, "Башспирт" сәүдә йортында, "Башфармация" предприятиесендә, "Папа-Грилль", "БРСК" акционерлар җәмгыятьләре һәм "Русия почтасы" бүлекчәләрендә сатыла.

Кичә "Алга" транспорт картасы Стәрлетамак белән Салаватта да эшләп китте.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: