+17 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
2 Августа 2019, 05:02

Владимир Путин гыйлемле студентларга грантлар санын арттырыру ягында

Әлеге яңалык үз сәләтләрен күрсәткән магистратура студентларына кагыла.

Илбашы Русия Хөкүмәтенә 2020-21 уку елында Президент грантларының санын 5 меңнән 6,5 меңгә кадәр арттыручы проект эшләргә кушты.

Бюджет нигезендә магистратура программалары буенча көндезге уку формасына кергән укучыларга өстәмә 1500 грант биреләчәк.

Проектны тәкъдим итү вакыты - агымдагы елның 31 октябренә кадәр.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас