+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 август 2019, 10:19

Владимир Путин Лукашенконы Мәскәүгә чакырды

Русия Президенты Владимир Путин белорус коллегасы Александр Лукашенкога 2020 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә үтәчәк тантанада катнашырга чакыру җибәрде, дип хәбәр итә Русиянең Белоруссиядәге илчесе Дмитрий Мезенцев.

“Беренче бөтендөнья сугышы тарихына, Бөек Ватан сугышы солдатларының легендар батырлыгына булган хөрмәт белорус җирендә аеруча зур һәм моның өчен без барыбыз да Белоруссия җитәкчелегенә рәхмәт әйтәбез”, - дип ассызыклады Мезенцев.

Моңа кадәр РФ Чит илләр эшләре министрлыгы вәкиле Сергей Рябков Русиядә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан АКШ президенты Дональд Трампка да чакыру тапшырылуы турында белдергән иде. РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков мондый чакыруларның Германия канцлерына, Франция президентына һәм Кытай рәисенә дә җибәрелүе турында әйтте.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: