+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 август 2019, 09:27

Автомобильчеләр игътибарына!

Ил Президенты Владимир Путин русиялеләргә автомобильләргә теркәү номерларын аны әзерләүчеләрдән үзаллы сатып алу мөмкинлеге биргән законга кул куйды.

Аңа ярашлы, махсус оешмалар һәм аларның җитәкчеләре тарафыннан аңлы рәвештә яки ялгыш автомобильләрнең теркәү мәгълүматлары бозып күрсәтелсә, дөрес маркировкаланмаса, шулай ук дәүләт теркәве тәртибе бозылса, бу хаталар өчен җаваплылык билгеләнгән.

Моннан тыш, Русиядән читкә чыккан транспортка карата теркәүнең яңа тәртибе кертелә. Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Документка ярашлы, номер бәясе ике мең сумнан артмаска тиеш. Мотоцикллар, тракторлар, тагылмалы арбалар өчен – 1,5 мең сум.

Транспорт чарасын теркәү кәгазь таныклык бирү белән бергә 500 сумга төшә. Пластик таныклык 1,5 мең сум торачак.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: